- ишәк
- 1. Атлар токымыннан булган, гадәттә соры төстәге, зур авызлы, озын колаклы, кечерәк гәүдәле, аркасына йөк салып ташу өчен асрала торган хайван 2. күч. Аңгыра, ахмак, булдыксыз кеше тур. 3. күч. Кире, үҗәт, авыр холыклы кеше тур.. ИШӘК КОЛАГЫ – Испәрәк. ИШӘК КОЛАК – Дымлы болыннарда, иңкүлекләрдә үсә торган зур яфраклы һәм чәчәкле көпшә сыман үлән; рус. Окопник. ИШӘК МИЛӘҮШӘСЕ – Оешма чәчәклеләр семь. кыска сабаклы, чәчәгенең кырыйлары ак, ал яки кызыл, ә уртасы ак булган бакча үсемлеге; рус. Маргаритка. ИШӘК (ЭТ) СУГАРУ – Вакытны бушка уздыру
Татар теленең аңлатмалы сүзлеге. 2013.